Татар халкының Милли Мәҗлесе һәм
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясенең
Т А Т А Р Х А Л К Ы Н А М Ө Р Ә Җ Ә ГА Т Е
Соңгы вакытта Татарстанга, татар халкына төрле яктан басым көчәйгәннән-көчәя бара. Татарларны милләт буларак юкка чыгаруны Россия җитәкчеләре ачыктан-ачык эшләсә, Татарстан түрәләре моны милли битлек киеп башкара. Халкыбыз бу чорда аеруча уяу булсын һәм үз хокуклары өчен көрәшергә әзер торсын өчен, милләтебезне юкка чыгару өчен алып барылган кайбер эшләрне әйтеп үтәбез:
1. Россия парламенты тарафыннан кабул ителгән 309нчы закон, бу канун буенча мәктәпләрдә милли телләрдә укыту бетерелә; Татарстан җитәкчеләре һәм Дәүләт Советы, депутатлар бу законга каршы тора алмадылар, татар телен башлангыч мәктәптә генә укытырга һәм ана телендә гаиләдә генә сөйләшергә, дип килештеләр, бу исә яшь буынны мең еллык татар әдәбиятеннән, мәдәниятеннән, тарихыннан мәхрүм итү, дигән сүз.
2. Россия буенча бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә генә тапшыру башка милләт балаларының, шул исәптән, татарларның да хокукларын кысу, булып тора; Шуңа карамастан, Россия мәгариф министрлыгы бу адымга барды, ә Татарстан җитәкчеләре, Дәүләт Советы татар балаларының хокукларын яклый алмадылар, тагы Мәскәү белән килештеләр.
3. Россия парламенты милли республикаларда “Президент” атамасын һәм статусын юкка чыгару турында закон кабул итте, Татарстан җитәкчеләре һәм Дәүләт Советы моңа каршы үз сүзләрен әйтмәделәр, Татарстан Конституциясен һәм Президент институтын яклап чыкмадылар.
4. Аңа кадәр Россия төбәкләрендә президентларны һәм субъект җитәкчеләрен Мәскәү тарафыннан билгеләп кую турында закон кабул ителде, шулай итеп, халыкны үз хакимият башлыкларын сайлап кую хокукыннан мәхрүм иттеләр; Татарстан җитәкчеләре һәм Дәүләт Советы моның белән дә килештеләр, хәтта үз-үзләрен яклап та көрәшә алмадылар.
5. Шушы көннәрдә Россия Президенты Дмитрий Медведев илдә бары тик бер халыкны – урыс милләтен һәм праваслау динен генә үстерү, саклау һәм яклау турында чыгыш ясады, аны Россия парламенты палаталары рәисләре, Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчеләре дә яклап чыкты, бу исә турыдан-туры Россия Конституциясен бозу булып тора, чөнки аның буенча – Россия күпмилләтле, дөньяви (светский) дәүләт, дин дәүләттән аерылган; Татарстан җитәкчеләренең һәм Дәүләт Советының моңа да җавабы булмады, алар татар халкын, аның милли һәм дини хокукларын яклап, Мәскәүгә каршы бер сүз дә әйтмәделәр, димәк, шушы шовинистик программа белән килештеләр, дигән сүз.
Болардан күренгәнчә, соңгы вакытта Россия ачыктан-ачык шовинистик юлга басты, ул башка милләтләрнең, шул исәптән, татар халкының да телен, динен, мәдәниятен, әдәбиятен, тарихын һәм үзләрен урыс тегермәне аша уздырып, алардан бер халык – урыс телле, праваслау динле урыс милләтен ясап чыгару максатын куйды. Урыс халкы демографик яктан юкка чыгу алдында торганда, эчкечелектән, наркоманиядән, җинаятьләрдән чебен урынына кырылганда, эш булмаудан, акчасызлыктан, хәерчелектән, әхлаксызлыктан бетеп барганда, аның урынын башка халыклар хисабына тутыруны Россия җитәкчеләре бердәнбер дөрес юл дип уйлыйлардыр, мөгаен. Әмма алар ялгышалар, без, Россиянең урыс булмаган халыклары, шул исәптән, татарлар да, урыс милләтен саклап калабыз дип, телебезне, динебезне, тарихыбызны, яшәү рәвешебезне, үзебезне корбан итәргә теләмибез! Без гасырлар буе татар булып яшәдек, киләчәктә дә татар милләте булып калырга телибез, һәм шуның өчен барысын да эшләячәкбез, иншаллаһ!
Әмма, кызганычка каршы, халыкның гаранты, ышанычы булырга тиешле Татарстан җитәкчеләре милләтебез өстенә ябырылып килгән урыслаштыру сәясәтен, яңача чукындыру башлануын әллә белмиләр, әллә белергә дә теләмиләр. Һәрхәлдә, алар ягыннан милләтне бу афәттән яклап берни дә эшләнми, киресенчә, Татарстан җитәкчеләре күп адымнары белән Мәскәүнең татарны бетерү сәясәтенә ярдәм итәләр. Татарстанның Мәскәү билгеләп куйган яңа Президенты Рөстәм Миңнеханов исә спорттан башка берни дә белми һәм аңламый ахыры, дигән тәэсир кала, чөнки милләтең бетеп ятканда һаман ат чаптырып, машина узыштырып йөрү ул зирәк сәясәтче эше түгел. Татарстан җитәкчеләренең соңгы елларда татар милләтенә каршы эшләгән эшләрен дә санап китәргә мәҗбүрбез:
1. Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” проекты, Болгар-Свияжскины бергә торгызу – татар халкының тарихына, фаҗигасына төкереп карау, милләтне мыскыл итү, үзеңне явызларча басып алучыларны күккә күтәрү, шушы коллыгың белән килешү, бетүең белән ризалашу, дигән сүз ул. Халыкны алдап җыйган акчаларның күпчелеге урыс Свияжскиен, чиркәүләрне торгызу өчен китәчәк, һәм бу тарихи наданлык Иван Грозныйга анда һәйкәл кую белән тәмамланачак. Югыйсә, Алтын Урда заманында Зөядә татар бистәсе дә булган, археологлар биредән татар йортларын да казып чыгарганнар, әмма Шәймиевка Свияжскида татар эзләре кирәкми, чөнки ул вакытта “толерантлык” дигән уен кагыйдәләре бозыла бит! Болгарда исә бөтен тарихи туфраклар экскаваторлар, бульдозерлар белән актарып ташланган, тезләнеп намаз укыган урыннар бәдрәф ителгән, мәчеткә кадәр туристлар өчен музей салырга тотынганнар, Болгар белән акча, бары тик акча эшләү максаты куйганнар... Шунысын да әйтергә кирәк, бу проект Шәймиевка һәм аның кланына зур акчалар юдыру өчен дә кирәк, чөнки җыелган акчаның күләмен һәм аның кая киткәнен беркем дә төгәл генә белми, халык алдында хисап тоту юк.
2. Соңгы елларда Татарстан түрәләре Казанны кабан дуңгызы кебек актарып ташладылар, анда татар тарихы белән бәйле бер бина да калдырмадылар, барысын да җимертеп, урынын Мәскәү урысларына, җирле татар байларына саттылар, хәтта Тукай яшәгән “Болгар” номерларын да кызганып тормадылар, җир белән тигезләделәр.
3. Татарстанда милли мәдәниятне, әдәбиятне тудыручылар, тарих язучылар, милли интеллигенция гаҗәеп авыр хәлдә - фәкыйрьлек чигендә яши, татар газета-журналлары бүген-иртәгә ябылу алдында тора, утырган биналарыннан куып чыгарыла. Шул ук вакытта Татарстан түрәләре һәр бәйрәм саен миллион сум акчалар түләп, Мәскәүдән Казанга урыс-яһүди артистларын чакыралар, алар исә милләтебезгә хас булмаган чыгышлары белән рухыбызны кимсетәләр. Соңгы егерме елда милли мәдәниятне, әдәбиятне үстерүдә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм дә булмады, дисәк, дөресрәк булыр, татарның күпчелек талант ияләре рәнҗеп бу якты дөньядан китте, исән калганнары фәкыйрь хәлдә яши. Хакмият үз тирәсен куштан, талантсыз сәнгатькәрләр, сарай җырчылары белән әйләндереп алды, шул сәбәпле, Татарстан телевидениесен, мәдәниятне, сәнгатьне үзешчәнлек басты, зәвыксызлык чәчәк атты, татар милләтенең йөзен шәрә җырчылар билгели башлады.
4. Суверенитет елларында Мәскәүне – татар милли хәрәкәте белән, урысны – татар, татарны – урыс белән куркытып, үзләре өчен тиңе булмаган бәйсезлек алган, хакимияткә ирешкән Татарстан түрәләре, халыкның хокуксызлыгыннан файдаланып, азгынлыкның чигенә барып җиттеләр – урлашу (коррупция), алдашу, хыянәт, сату һәм сатылу, үзеңнән түбәннәрне сыту-изү аларның яшәү рәвешенә әйләнде. Нәтиҗәдә, халык шушы түрәләрнең колына әйләнде, фәкыйрьлек чигенә килеп җитте, дөреслеккә өметен җуйды, яшәүнең мәгънәсен югалтты, күпләр, протест йөзеннән, эчкечелеккә, наркоманлыкка кереп батты, җинаять юлына аяк басты, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китте...
5. Шушы гаделсезлеккә, әхлаксызлыкка, имансызлыкка каршы торырга тиешле ислам дине әһелләре хакимиятнең курчагына әйләнде, дәүләт муллаларны үзе куйды, үзе алды, оятсызларча аларның эчке эшләренә тыкшынды. Эш шуңа барып җитте ки, үзләре бер тапкыр тезләнеп намаз укымаган Мәскәү һәм Казан түрәләре, дин буенча зур “белгеч”ләргә әйләнеп, мөселман-татарларны хәнәфиләргә һәм ваһабиларга бүлә башладылар, аларны бер-берләренә каршы куйдылар, хакимиятчә булмаганнарны судсыз-нисез атып үтерә башладылар. Россия җитәкчеләре актив мөселман-татарларны физик яктан юк итү, бер гаепсезгә төрмәләрдә черетү максаты куйдылар, аларга урыннарда куркак татар түрәләре һәм сатлык дин әһелләре ярдәм итте. Нәтиҗәдә, бүгене көндә Россия төрмәләрендә накахкка хөкем ителгән йөзләгән мөселман-татар газап чигә... Болар барысы да татар халкы иманга кайтмасын, дингә килмәсен өчен эшләнә. Болар барысы да татар татар булудан, мөселман булудан туктасын, кемлеген онытсын, әкренләп урыска әйләнсен, христиан динен кабул итсен өчен эшләнә. Болар барысы да татар халкы бер кайчан да дәүләт дип әйтмәсен, үз бәйсез дәүләтен торгызырга хыялланмасын өчен, аның иң актив өлешен юкка чыгару өчен эшләнә...
Әйе, без, татар милли хәрәкәте җитәкчеләре, татар зыялылары бу эшләрнең барысы да татар халкын милләт буларак юкка чыгару өчен эшләнгәнен яхшы беләбез, шуны халыкка да аңлату юлларын эзлибез. Чөнки милләт әле үзен көтеп торган бу бәхетсезлекләрне, телсез, динсез, мәдәниятсез, тарихсыз калу фаҗигасын аңлап җитми, ә аңлаганда инде соң булырга мөмкин. Шуңа күрә, милләткә әйтәсебез килә:
1. Татарстан җитәкчеләренә дә, Россия җитәкчеләренә дә ышанырга ярамый, аларның берсенә дә безнең милләт булып яшәвебез, телебез һәм динебез, бәйсез һәм бәхетле яшәвебез кирәк түгел, шуңа күрә аларның милләтебезгә, телебезгә һәм динебезгә каршы булган фәрманнарына буйсынмагыз!
2. Милләт язмышына, үз язмышыгызга битараф булмагыз, татарлыкның, телебезнең, милләт булып яшәүнең, динебезнең кадерен белегез, шушы изге төшенчәләрне саклагыз, һәрвакыт азатлыкка һәм иреккә омтылыгыз, беркемнең дә колы булмагыз!
3. Әби-бабаларыбызның милли дәүләтебезне, телебезне, динебезне, ирегебезне, җиребезне саклап, гасырлар буе тиңсез көрәш алып баруларын, милләте булып яшәүне безгә васять итеп әйтеп калдыруларын онытмагыз! Ә без киләчәк буынга, балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Шул турыда бер генә мизгелгә дә онытмагыз!
Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел, үз хокукларыбызны кысарга без беркемгә ирек бирергә тиеш түгел! Үзебез менә шундый горур, гайрәтле, иманлы һәм тәвәккәл булсак, безне беркем дә җиңә алмас, иншаллаһ!
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе,
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе җитәкчесе.
2011 ел, 31 гыйнвар.